Рәсимә

Расима

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Синең кайнар хисләреңнән, Таң бизәгән чәчләреңнән Алтын нурлар чәчелә, Алтын нурлар чәчелә. Син елмайсаң, бозлар эрер, Җанга ярып язлар керер. Кояш кызы Рәсимә, Кояш кызы Рәсимә. Әллә ниләр бирер идем, Хисләремне үрер идем. Нур чәчелгән чәчеңә, Нур чәчелгән чәчеңә. Таң юлыннан син үтәсең Җиркәеңне гөл итәсең, Кояш кызы Рәсимә, Кояш кызы Рәсимә. Күңелемә борчу салып, Йә елмаеп, йә югалып, Болытларга яшенмә, Болытларга яшенмә. Күзләремне камаштырма, Йөрәгемне адаштырма, Кояш кызы Рәсимә, Кояш кызы Рәсимә.

Русский перевод

От твоих горячих чувств, От твоих волос, украшенных зарёй Сыплются золотые лучи, Сыплются золотые лучи. Ты улыбнёшься - лёд растает, В душу, раскрывшись, весна войдёт. Дочь солнца, Расима, Дочь солнца, Расима. Сколько всего бы я отдал, Я бы сплёл свои чувства К твоим лучистым волосам, К твоим лучистым волосам. По дороге рассвета ты идёшь, Свои края в цветы обращаешь, Дочь солнца, Расима, Дочь солнца, Расима. В сердце тревогу заронив, То улыбаясь, то исчезая, Не прячься в облаках, Не прячься в облаках. Не ослепляй мои глаза, Не сбивай с пути моё сердце, Дочь солнца, Расима, Дочь солнца, Расима.