Чәрмәсән

Чермасан

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туган җирне бизәп, Чәрмәсән, Уралып агасың. Ярларга түгел дулкыннарың, Йөрәккә кагасың. Моңсу калыр идем, Чәрмәсән, Күрмәсәм дә сине беркайчан. Дулкыннарың күчә күңелгә, Җыр булып гомергә. Ярларыңда синең, Чәрмәсән Калгандыр эзләрем; Яшьлегем үткән сукмакларны Тик синнән (синдә) эзләрмен. Моңсу калыр идем, Чәрмәсән, Күрмәсәм дә сине беркайчан. Дулкыннарың күчә күңелгә, Җыр була гомергә. Уйлар сымак ярсып, Чәрмәсән, Агасың кайчакта. Сусыннар арта гына кебек, Без күпме кайтсак та. Моңсу калыр идем, Чәрмәсән, Күрмәсәм дә сине беркайчан. Дулкыннарың күчә күңелгә, Җыр була гомергә.

Русский перевод

Украшая родную землю, Чермасан, Ты тихо течёшь. Не к берегам твои волны, К сердцу они стучатся. Стал бы грустным я, Чермасан, Не увидев тебя никогда. Волны твои переливаются в душу, Песней на всю жизнь. На берегах твоих, Чермасан, Остались, должно быть, мои следы; Дорожки моей юности Лишь в тебе (тебя) буду искать. Стал бы грустным я, Чермасан, Не увидев тебя никогда. Волны твои переливаются в душу, Песней становится на всю жизнь. Как мысли, извиваясь, Чермасан, Ты течёшь порой. Жажда растёт лишь всё больше, Сколько бы мы ни возвращались. Стал бы грустным я, Чермасан, Не увидев тебя никогда. Волны твои переливаются в душу, Песней становится на всю жизнь.