Яшьлек белән

С молодостью

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Диңгез булып һәрчак чабып булмый, Ярлар тыя берчак ташкынны. Уй-хисләрем дулкынланыр әле, Яшьлегемә кайтсам ашкынып. Яшьлек артта калган, Белеп булмый алдан Ниләр кичеп, ниләр күрерне. Нинди яме калыр, Нинди сәме калыр Яшьлегемнән язган гомернең. Яшен булып гомер яшьнәп булмый, Җаным өшер бәлки салкыннан. Тик йөрәгем һәрчак янып торыр Яшьлегемнән калган ялкыннан. Яшьлек артта калган, Белеп булмый алдан Ниләр кичеп, ниләр күрерне. Нинди яме калыр, Нинди сәме калыр Яшьлегемнән язган гомернең.

Русский перевод

Морем вечно мчаться не дано мне - Берег остановит бурный вал. Снова мысль и чувства взволнуются, Если к юности вернусь я, как мечтал. Юность позади осталась, Не узнать заранее, Что пройти и что увидеть суждено. Что же в сердце станет Сладким, светлым пламенем От судьбы, что юностью дано. Молнией сиять всю жизнь не выйдет - Душу может холод обжечь. Но в груди моей всегда пылает Пламя, что мне юность сберегла. Юность позади осталась, Не узнать заранее, Что пройти и что увидеть суждено. Что же в сердце станет Сладким, светлым пламенем От судьбы, что юностью дано.