Очрашулар, хушлашулар

Встречи, расставанья

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Очрашулар, хушлашулар - Безнең гомер, безнең язмыш. Каршы алса куанычлар, Озатканда, була сагыш. Хушлашсак та юлда гелән Дуслар белән, еллар белән, Хушлашмаек яшьлек белән, Мәхәббәтле яшьлек белән! Очрашулар, хушлашулар - Мизгелләрнең арасыдыр, Кем белә соң - безнең әле Алда күпме барасыдыр ... Хушлашсак та юлда гелән Дуслар белән, еллар белән, Хушлашмаек яшьлек белән, Мәхәббәтле яшьлек белән! Очрашулар, хушлашулар - Еллар үткәч, чаллар сала. Якты көнне озатканда Хыялларда таңда кала. Хушлашсак та юлда гелән Дуслар белән, еллар белән, Хушлашмаек яшьлек белән, Мәхәббәтле яшьлек белән!

Русский перевод

Встречи, расставания — Наша жизнь, наша судьба. Когда встречаем — радость, Когда провожаем — печаль. Пусть в пути мы постоянно прощаемся С друзьями, с годами, Не будем прощаться с юностью, С юностью, полной любви! Встречи, расставания — Промежутки между мгновениями. Кто же знает, сколько ещё Нам предстоит пройти... Пусть в пути мы постоянно прощаемся С друзьями, с годами, Не будем прощаться с юностью, С юностью, полной любви! Встречи, расставания — Годы проходят, серебря волосы. Провожая светлый день, В мечтах остаётся на рассвете. Пусть в пути мы постоянно прощаемся С друзьями, с годами, Не будем прощаться с юностью, С юностью, полной любви!