Саубуллашу вальсы (беренче вариант)

Прощальный вальс (первый вариант)

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ак алъяпкычларда ак канат, Күңел оча, гүя, акчарлак. Ак канат иңнәрдә, Җилферди җилләрдә, Күңел оча ерак җирләргә. Аерылыр чак җитә, дусларым, Сизелмәде ун ел узганы. Хуш, мәктәп, үз күрдең, Яшәргә көч бирдең, Канат куеп безне үстердең. Алда юллар - кайсын сайларга, Юллар чакыра әллә кайларга, - Океаннар айкарга, Очарга айларга, Тормыш дәрьясында кайнарга. Алъяпкычың, дустым, ак икән, Ак булса да салыр чак җиткән; Хыяллар - ак җилкән, Кузгалырбыз иртән, Ерак юлга чыгар чак җиткән.

Русский перевод

Белый фартук - белое крыло, Сердце ввысь, как чайка, понесло. Белые крылья на плечах, Треплет ветер их в лучах, Сердце мчит к далёким берегам. Час разлуки, друзья, настал, Незаметно срок десятилетний стал. Прощай, школа, ты нас берегла, Силы жить ты нам дала, Крылья дав, взрастила нас, дала. Впереди пути - какой избрать? Дороги манят - где их отыскать? Океаны бороздить, К звёздам в небе улететь, В море жизни бурно закипеть. Фартук, друг мой, белым был, Но и белый снять пришла пора, решил; Мечты - белые паруса, Сдвинемся с рассвета, В дальний путь пора нам выходить.