Оригинальный текст
Җәйләр узгач, көзләр кабат кайта
Якынайтып кышның буранын.
Вакыт калмый, туктап күзәтергә,
Гомерләрнең ничек узганын.
Кушымта:
Бу гомерләр нигә шулай уза,
Язгы ташу булып ашыгып.
Хыяллар бит онытылып кала,
Бетә алмый чынга ашылып.
Гомер озынлыгы билгесезгә,
Уза-уза юллар күренә.
Иң кадерле булган мизгелләре
Яшерелә күңел түренә.
Кушымта:
Җырлар кала кабат җырланырга,
Моңнар кала моңлы җаннарга.
Гамәлләрең кала күренергә,
Үлчәүләргә барсын салганда.
Кушымта:
Русский перевод
Пройдёт лето, осень вновь вернётся,
Приближая зимнюю бурю.
Времени нет, остановиться, чтобы посмотреть,
Как проходят жизни.
Припев:
Эти жизни почему так быстро проходят,
Весенним половодьем спеша.
Мечты-то забываются остаются,
Не успев осуществиться наяву.
Длина жизни неизвестна,
Видятся длинные-длинные дороги.
Самые дорогие моменты
Прячутся в глубину души.
Припев:
Песни остаются, чтобы вновь исполняться,
Мелодии остаются для мелодичных душ.
Твои деяния остаются, чтобы быть увиденными,
Когда на весы все отправишься.
Припев: