Оригинальный текст
Кала урамнары, кала бураннары,
Синсезлеккә чама куямын.
Җәйләр үттемени, көзләр үттемени,
Салкын - шуны гына тоямын.
Урын тапмый күңел. Бу юксыну түгел.
Хәтирәләр җиңел суласын.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың.
Кала урамнары, кала бураннары
Кала ятим булып кышы да...
Синнән башка узган һәр мизгелем - тозак,
Һәрбер көнем - салкын кыш миңа.
Урын тапмый күңел. Бу юксыну түгел.
Хәтирәләр җиңел суласын.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың.
Урын тапмый күңел. Бу юксыну түгел.
Хәтирәләр җиңел суласын.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың...
Русский перевод
Городские улицы, городские метели,
Терплю разлуку.
Прошло ли лето, прошло ли осень,
Холод - только его ощущаю.
Душа не находит места. Это не тоска.
Пусть воспоминания легко дышат.
Возвращаюсь к прошлому, когда замерзаю,
Ты ведь давала тепло души.
Городские улицы, городские метели,
Город круглым сиротой и зимой...
Без тебя каждый прожитый миг - ловушка,
Каждый мой день - холодная зима.
Душа не находит места. Это не тоска.
Пусть воспоминания легко дышат.
Возвращаюсь к прошлому, когда замерзаю,
Ты ведь давала тепло души.
Душа не находит места. Это не тоска.
Пусть воспоминания легко дышат.
Возвращаюсь к прошлому, когда замерзаю,
Ты ведь давала тепло души.
Возвращаюсь к прошлому, когда замерзаю,
Ты ведь давала тепло души...