Раббым Аллаһым

Господь мой, Аллах мой

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тормыш сукмагыннан атлаганда Юлым ерак алга барасым. Гомер тауларына менгән чакта Ярдәм итәр Раббым Аллаһым. Тез астына суккан чакта язмыш Белмим ничек аумый каласын. Сабыр канатларым сындырмыйча Саклый мине Раббым Аллаһым. Гамәл дәфтәрләрен башлаганда Сайламыйк без юлның карасын. Аклы хыял белән яши алса күңел, Яратыр ул Раббым Аллаһым. Тормыш дигән сынау сукмагында Үкенечле эзләр калмасын. Вакытында гафу сорый алсак Ярлыкар ул Раббым Аллаһым. Безнең янәшәдән атлап барган Якыннарны иртә алмасын. Бер-беребезне кадерләп яшәргә Мөмкинлек бир, Раббым Аллаһым. "БисмилЛаһ"ны укып көнем башлыйм, Эчтән укыйм "Кульһу Аллаһы"н. Туры юлга тугры калыйм, диеп, Яшәт мине, Раббым Аллаһым. Туры юлга тугры калыйм, диеп, Яшәт мине, Раббым Аллаһым...

Русский перевод

Иду по тропе этой жизни - Хочу, чтоб дорога тянулась вперёд. Когда поднимаюсь на горы судьбины - Поможет мне Господь мой, Аллах мой. Когда под колено ударит мне участь, Не знаю, как устоять, не упасть. Не дав мне сломать мои крылья терпенья, Хранит меня Господь мой, Аллах мой. Когда открываем тетради деяний - Не выберем тёмную тропу. Если сердцу дано жить мечтой светлой - Полюбит оно Господа, Аллаха. На пути испытаний, что жизнью зовётся, Пусть горьких следов не останется в нас. Если вовремя просим прощенья - Помилует Он, Господь мой, Аллах мой. Пусть рядом идущих с нами близких Не отнимет у нас слишком рано. Дай нам беречь друг друга в жизни - Дай шанс, Господь мой, Аллах мой. С «Бисмиллях» свой день начинаю, Внутри читаю «Кульху Аллах». Чтоб прямой тропе быть верным - Сохрани меня, Господь мой, Аллах мой. Чтоб прямой тропе быть верным - Сохрани меня, Господь мой, Аллах мой...