Оригинальный текст
Арабызда җиде диңгез,
Киртә-киртә таулар бар.
Сагына калсаң, кош теледәй,
Син миңарга хәбәр сал.
Диңгез димәм, таулар димәм,
Мин чыгармын юлларга.
Койма яңгырларга каршы,
Каршы карлы буранга
Мин чыгармын юлларга.
Арабызда җиде ятлар,
Дуслар, дошманнары бар.
Хәсрәт төшсә башларыңа,
Син миңарга хәбәр сал.
Дошман димәм, дуслар димәм,
Мин чыгармын юлларга.
Койма яңгырларга каршы,
Каршы карлы буранга
Мин чыгармын юлларга.
Арабызда җиде еллар,
Бер өзелер гомер бар.
Сөя калсаң кош теледәй,
Син миңарга хәбәр сал.
Еллар димәм, гомер димәм,
Мин чыгармын юлларга.
Койма яңгырларга каршы,
Каршы карлы буранга
Мин чыгармын юлларга.
Русский перевод
Меж нами семь морей лежит,
Крутые горы встали вдруг.
Если вдруг затоскуешь, как птица,
Ты весточку мне пошли, мой друг.
Не страшны мне моря и горы,
Я выйду в дорогу навстречу.
Не остановят меня ливни,
Ни снежная вьюга встречная -
Я выйду в дорогу навстречу.
Меж нами семь земель лежит,
Друзья там есть, враги живут.
Если грусть на тебя нахлынет,
Ты весточку мне пошли, мой друг.
Не страшны враги мне, не страшны друзья,
Я выйду в дорогу навстречу.
Не остановят меня ливни,
Ни снежная вьюга встречная -
Я выйду в дорогу навстречу.
Меж нами семь лет пролегло,
Одна лишь жизнь оборвется вдруг.
Если вдруг полюбишь, как птица,
Ты весточку мне пошли, мой друг.
Не страшны мне года, не страшна мне жизнь,
Я выйду в дорогу навстречу.
Не остановят меня ливни,
Ни снежная вьюга встречная -
Я выйду в дорогу навстречу.