Көттермәсәк иде әнкәйләрне

Не будем заставлять матерей ждать

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Үтәлмичә калды вәгъдәләрем, Кайта алмадым әнкәй бу юлы. Сагыныплар, сәгатьләрне санап Көтәсеңдер газиз улыңны. Көттермәсәк иде әнкәйләрне, Әрнемәсен әле җаннары. Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик, Бәхетләргә булыр савабың. Кайтты диеп уйлап куйгансыңдыр Җилләр кагылса да тәрәзгә. Калгасыңдыр әнкәй чәйләреңне Кайнарлатып ничә мәртәбә. Көттермәсәк иде әнкәйләрне, Әрнемәсен әле җаннары. Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик, Бәхетләргә булыр савабың. Кайтсак иде, кайткаласак иде, Балаларны алып җыелып. Бер кайда да бүтән табылмас ул Әнкәй янындагы җылылык. Көттермәсәк иде әнкәйләрне, Әрнемәсен әле җаннары. Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик, Бәхетләргә булыр савабың.

Русский перевод

Не сбылись мои обещания, Не сумел я вернуться, мать. Ты, скучая, часы считая, Ждёшь любимого сына опять. Не заставим мы мам ждать напрасно, Пусть не ноют их души в тоске. Давайте вернёмся и радуем, Счастья будет наградою вам. Ты, наверно, подумала: «Вернулся», Если ветер коснулся окна. Будешь, мама, свой чай подогревать Снова и снова, не раз. Не заставим мы мам ждать напрасно, Пусть не ноют их души в тоске. Давайте вернёмся и радуем, Счастья будет наградою вам. Вот бы нам вернуться, возвращаться, Собраться всем, детей привезти. Нигде не найдётся иного Тепла, что у мамы вблизи. Не заставим мы мам ждать напрасно, Пусть не ноют их души в тоске. Давайте вернёмся и радуем, Счастья будет наградою вам.