Тайсуганым минем

Мой Тайсуган

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

речитатив: Тайсуганым минем, табигатьнең ih гүзәл җиренә урнашкансың син. Бер ягыңнан таулар, урманнар уратып алса, икенче ягыңнан ургылып Зәй елгасы ага. Ә инде Бүре чокыры, Туктар, Тарлау чишмәләрең күпме халыкны үзенең шифалы сулары белән сыйлаган. Авылым яңара, үсә мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәме белән. Тайлар кайта авылыма... Борынгыдан синең башлангычың, Бәйле, авылым, тайга, атларга. Гореф-гадәт, изге мирасларны Кирәк безгә, халкым, сакларга. Тайсуганым минем, Тайсуганым, Таңнар ата синдә сызылып. Яр буйларын таллар урап алган, Зәй сулары ага ургылып. Синдәгедәй чишмә суы бармы, Тәнгә шифа бирә алырлык? Халкың уңган, тырыш һәм ярдәмчел, Җырлырымда мактап язырлык. Тайсуганым минем, Тайсуганым, Таңнар ата синдә сызылып. Яр буйларын таллар урап алган, Зәй сулары ага ургылып. Иртә таңнан ишетелә азан, Дәртләндереп изге эшләргә. Уңышларың белән горурланып Язсын, авылым, синдә яшәргә. Тайсуганым минем, Тайсуганым, Таңнар ата синдә сызылып. Яр буйларын таллар урап алган, Зәй сулары ага ургылып.

Русский перевод

речитатив: Мой Тайсуган, в прекраснейшем уголке природы расположился ты. С одной стороны горы и леса тебя обнимают, с другой - бурлит река Зай. А родники твои - Буре-Чокыры, Туктар, Тарлау - скольких людей одарили своими целебными водами. Село моё обновляется, растёт с помощью милосердных людей. Жеребцы возвращаются в моё село... Издревле твоё начало Связано, село моё, с жеребцами, с конями. Обычаи, святые традиции Нужно нам, мой народ, сохранять. Мой Тайсуган, мой Тайсуган, Рассветы в тебе встают, расцветая. Берега ивы окружили, Воды Зая текут, бурля. Есть ли родниковая вода, как твоя, Что телу исцеление может дарить? Народ твой преуспел, трудолюбив и отзывчив, Достойный воспеваться в песнях моих. Мой Тайсуган, мой Тайсуган, Рассветы в тебе встают, расцветая. Берега ивы окружили, Воды Зая текут, бурля. С раннего утра слышится азан, Вдохновляя на святые дела. Успехами твоими гордясь, Пусть хорошо, село моё, в тебе живётся. Мой Тайсуган, мой Тайсуган, Рассветы в тебе встают, расцветая. Берега ивы окружили, Воды Зая текут, бурля.