Әнием мендәрләре

Материнские подушки

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әнкәемнең матур истәлеге - Туй бүләге - мамык мендәре. Мендәрләргә, ахры, сеңеп калган Әнкәемнең дога сүзләре. «Пар булыгыз, балалар», дип Пар мендәрләр - әнкәй буләге. Яши кебек мамык мендәрләрдә Әнкәй рухы, изге теләге. Туган җирем, сине сагынганда, Ишетәм мин казлар тавышын. Үткәннәрне барлап хәтеремдә, Балачакка кайтып барышым. «Пар булыгыз, балалар», дип Пар мендәрләр - әнкәй буләге. Яши кебек мамык мендәрләрдә Әнкәй рухы, изге теләге. Каз йолыккач инеш буйларында Әнкәм көзен мамык очырган. Бәхет теләп ак мамыктан әнкәй Безгә диеп мендәр тутырган. «Пар булыгыз, балалар», дип Пар мендәрләр - әнкәй буләге. Яши кебек мамык мендәрләрдә Әнкәй рухы, изге теләге.

Русский перевод

Прекрасная память о матушке - Свадебный дар - пуховые подушки. В подушки эти, знать, впитались Материнской молитвы слова. «Будьте парой, детки», - говоря, Пару подушек - материнский дар. Словно живёт в пуховых подушках Матери дух, святое желанье. Когда скучаю по родной земле, Я слышу гусей голоса. Прошлое перебирая в памяти, Возвращаюсь я в детство. «Будьте парой, детки», - говоря, Пару подушек - материнский дар. Словно живёт в пуховых подушках Матери дух, святое желанье. Когда встречались гуси у межи, Мать осенью пух собирала. Счастья желая, из белого пуха Для нас подушки набивала. «Будьте парой, детки», - говоря, Пару подушек - материнский дар. Словно живёт в пуховых подушках Матери дух, святое желанье.