Ашкыну (беренче вариант)

Порыв (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кояшлы язлар килә, нур беләк тула дөнья, Әйләнеп бозлар дулкынга, чабалар ярга. Агачлар яфрак яра, кошлар коралар оя... Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?! Туган як искә төшә, туган як искә төшә, Сизәм мин Идел шавын искән җилдә. Туган як искә төшә, туган як искә төшә, Тоям мин Казан күген бөтен җирдә. Ямансу көзләр җитә, урманга сары ут каба, Яфраклар җансыз кошлар күк оча һавада. Бакчада былбыл тына, тып-тын яңгырлар ява... Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?!

Русский перевод

Солнечной весной приходит свет - и мир лучами полон, Лёд, превратившись в волны, мчится к берегам. Деревья лист роняют, птицы вьют свои гнёзда... И сердце вдруг встрепенётся - куда же рвётся душа?! Родная сторона встаёт, родная сторона встаёт, Я слышу шум Идели в налетевшем ветре. Родная сторона встаёт, родная сторона встаёт, Я вижу небо Казани повсюду, где ни был. Печальные осени приходят, лес загорается жёлтым, Листва, как птицы мёртвые, в воздухе кружит. В саду умолкнет соловей, тихо льются дожди... И сердце вдруг встрепенётся - куда же рвётся душа?!