Саклап калыйк җирне!

Сохраним землю!

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әгәр сугыш булса, яңадан да Җир сыкраныр авыр ярадан. Яшь егетләр китәр яу кырына, Кайтмас өчен өйгә яңадан. Әгәр сугыш булса, тагын ятим Калыр безнең газиз аналар. Күпме туйлар булмый калыр илдә, Тумый калыр күпме балалар! Без сугышны әле онытмадык, Китмәс тә ул безнең күңелдән, Чөнки анда, чөнки анда без дә ятып калдык, Анда безнең кан да түгелгән. Яклап калыйк җирне сугышлардан, Саклап калыйк җирне үлемнән! Әгәр сугыш булса, ул чагында Читләп үтмәс үлем безне дә. Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез, - Аямас ул беребезне дә! Беребез дә теләмибез кабат Сугыш утларына керергә. Менә шуңа күрә кирәк безгә Тынычлыкның кадерен белергә! Без сугышны әле онытмадык, Китмәс тә ул безнең күңелдән, Чөнки анда, чөнки анда без дә ятып калдык, Анда безнең кан да түгелгән. Яклап калыйк җирне сугышлардан, Саклап калыйк җирне үлемнән!

Русский перевод

Если снова будет война, Земля содрогнётся от тяжких ран. Молодые парни уйдут на поле битвы, Чтобы не вернуться домой вновь. Если будет война, снова сиротами Останутся наши дорогие матери. Сколько свадеб не состоится в стране, Сколько детей не родится! Мы ещё не забыли войну, Она не уйдёт из наших душ, Потому что там, потому что там и мы остались лежать, Там и наша кровь пролита. Защитим землю от войн, Сохраним землю от смерти! Если будет война, в то время Смерть не обойдёт и нас стороной. Проклятая война беспощадна, - Она не пощадит ни одного из нас! Никто из нас не хочет снова Вступать в пламя войны. Именно поэтому нам нужно Понять ценность мира! Мы ещё не забыли войну, Она не уйдёт из наших душ, Потому что там, потому что там и мы остались лежать, Там и наша кровь пролита. Защитим землю от войн, Сохраним землю от смерти!