Сөн буенда әнкәй басып тора

На берегу Сёна стоит мама

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сөн буенда әнкәй басып тора Казан тарафында карашы. Бигрәкләр дә ерак, ерак икән Авылым белән Казан арасы. Сөн буенда әнкәй басып тора Сөн һәм әнкәй ерак без генә. Әнкәемнең күз яшьләре барда Кипмәс әле Сөн дә тиз генә. Сөн буенда әнкәй басып тора Ак яулыгын тоткан кулына. Күренми шул әле ак яулыгың Болгар иленә ул, улына. Сөн буенда әнкәй басып тора Сөн һәм әнкәй ерак без генә. Әнкәемнең күз яшьләре барда Кипмәс әле Сөн дә тиз генә. Сөн буенда әнкәй басып тора Сагынуны булмый туктатып, Үрелепләр карый, күз яшьләре Сөн суына тама тып та тып. Сөн буенда әнкәй басып тора Сөн һәм әнкәй ерак без генә. Әнкәемнең күз яшьләре барда Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

Русский перевод

На берегу Сёна стоит моя мама, В сторону Казани её взгляд. Слишком далёк, бесконечно далёк Путь между Казанью и селом. На берегу Сёна стоит моя мама, Сён и мама - далеко, лишь мы. Пока в глазах её есть слёзы, Сёну не высохнуть скоро. На берегу Сёна стоит моя мама, Белый платок в её руке. Не видно ещё белого платка - Далеко он, к Болгарской земле, к сыну. На берегу Сёна стоит моя мама, Сён и мама - далеко, лишь мы. Пока в глазах её есть слёзы, Сёну не высохнуть скоро. На берегу Сёна стоит моя мама, Тоску не удержать, Тянется взгляд, и слёзы её Кап-кап стекают в воду Сёна. На берегу Сёна стоит моя мама, Сён и мама - далеко, лишь мы. Пока в глазах её есть слёзы, Сёну не высохнуть скоро.