Карама миңа алай

Не смотри на меня так

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Карашларың сәер генә, Күзләреңдә сер генә. Әллә нишлим, күзләремә Карасаң да бер генә. Син бит мине кызартасың, Күңелемне кузгатасың, Кара аны, кара малай, Карама миңа алай. Синең серле карашыңнан Фикерләрем тарала. Әллә ниләр уйлап алам Син караган арада. Син бит мине кызартасың, Күңелемне кузгатасың, Кара аны, кара малай, Карама миңа алай. Карашларың күңелемне Яндырып, өтеп ала. Яндырса да, карашыңны Куңелем көтеп ала. Син бит мине кызартасың, Күңелемне кузгатасың, Кара аны, кара малай, Карама миңа алай. Кара аны, кара малай, Карама миңа алай...

Русский перевод

Взгляд твой странный, непростой, Тайна светится в глазах. Что же делать мне с собой, Если смотришь ты в упор. Ты меня румянишь смело, Тронул сердце - и оно, Эй, чернявый, слышишь, милый, Не смотри на меня так. От твоих загадочных глаз Мысли путаются вмиг. Я неведомо о чем Думаю, пока ты смотришь. Ты меня румянишь смело, Тронул сердце - и оно, Эй, чернявый, слышишь, милый, Не смотри на меня так. Взгляд твой душу обжигает, Опаляет до конца. Пусть он жжет - но все же сердце Твоего взгляда ждет. Ты меня румянишь смело, Тронул сердце - и оно, Эй, чернявый, слышишь, милый, Не смотри на меня так. Эй, чернявый, слышишь, милый, Не смотри на меня так...