Дуслар булып калыйк, әйдәгез!

Давайте останемся друзьями!

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бигерәк ямьле минем яз-җәйләрем, Бигерәк җылы узган кышларым. Дөньяларым сез булганга ямьле, Сез булганга җылы, дусларым. Таралырбыз без дә төрле якка, Үз бәхетен табар һәммәбез. Таралсак та якын дуслар булып, Дуслар булып калыйк, әйдәгез! Сагынырбыз әле еллар узгач Балачакның сайрар кошларын. Сездән башка мин нишләрмен инде, Мин нишләрмен инде, дусларым? Таралырбыз без дә төрле якка, Үз бәхетен табар һәммәбез. Таралсак та якын дуслар булып, Дуслар булып калыйк, әйдәгез! Кыен булыр миңа сездән башка, Юешләнер керфек очларым. Мин онытмам шул гүзәл чорны, Мин онытмам сезне, дусларым. Таралырбыз без дә төрле якка, Үз бәхетен табар һәммәбез. Таралсак та якын дуслар булып, Дуслар булып калыйк, әйдәгез! Таралсак та якын дуслар булып, Дуслар булып калыйк, әйдәгез! Таралсак та якын дуслар булып, Дуслар булып калыйк, әйдәгез!..

Русский перевод

Как прекрасны мои весны и лета, Как теплы мои прошедшие зимы. Мир мой светел, потому что вы со мною, С вами он теплее, друзья мои. Разойдемся мы однажды в разные стороны, Каждый свое счастье найдет. Даже разойдясь, оставаясь близкими друзьями, Давайте останемся друзьями! Мы еще спустя года будем помнить Птичьи песни детства. Что я буду делать без вас, Что я буду делать, друзья мои? Разойдемся мы однажды в разные стороны, Каждый свое счастье найдет. Даже разойдясь, оставаясь близкими друзьями, Давайте останемся друзьями! Трудно будет мне без вас, Увлажнятся кончики ресниц. Я не забуду тот прекрасный период, Я не забуду вас, друзья мои. Разойдемся мы однажды в разные стороны, Каждый свое счастье найдет. Даже разойдясь, оставаясь близкими друзьями, Давайте останемся друзьями! Даже разойдясь, оставаясь близкими друзьями, Давайте останемся друзьями! Даже разойдясь, оставаясь близкими друзьями, Давайте останемся друзьями!..