Кагылыйммы карларга?

Прикоснусь ли к снегам?

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кышлар гашыйк булыргадыр , Ә язлар табынырга. Ярый әле кышларым бар Язларны сагынырга. Карларым ташкын булып Сыялмыйча ярларга, Язга күмелер бу дөнья, Кагылыйммы карларга? Каеннар да әзерләнгән Яз булып кабынырга. Мин үзем дә әзер бүген Яз булып кабынырга. Карларым ташкын булып Сыялмыйча ярларга, Язга күмелер бу дөнья, Кагылыйммы карларга? Кыенсынып басып торам Карларга кагылырга. Ашкынып тора алар да Яз булып агылырга. Карларым ташкын булып Сыялмыйча ярларга, Язга күмелер бу дөнья, Кагылыйммы карларга?

Русский перевод

Зимы - чтоб влюбляться, А весны - поклоняться. Хорошо, что есть мои зимы По веснам тосковать. Мои снега - как разлив, Не вмещаясь в берега, Весной укроет этот мир, Прикоснусь ли к снегам? И березы приготовились Весной вспыхнуть. И я сам сегодня готов Весной вспыхнуть. Мои снега - как разлив, Не вмещаясь в берега, Весной укроет этот мир, Прикоснусь ли к снегам? Смущенно стою, Чтоб коснуться снегов. И они тоже рвутся Весной потечь. Мои снега - как разлив, Не вмещаясь в берега, Весной укроет этот мир, Прикоснусь ли к снегам?