Ырынбур далалары

Оренбургские степи

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ырынбур далалары, Кайда сез татар-башкортның Таралган балалары? Ырынбур далалары, Бу дала балаларының Эй ерак аралары. Ырынбур далалары, Ник дәшми борынгы дала, Кайда ил агалары? Ырынбур далалары, Сабырлыклар бирсен сезгә, Эй дала аналары. Ырынбур далалары, Атлар чапкан чыдамаган Атларның дагалары. Ырынбур далалары, Әле һаман әрнеп ята Тарихның яралары. Ырынбур далалары, Ник дәшми борынгы дала, Кайда ил агалары? Ырынбур далалары, Сабырлыклар бирсен сезгә, Эй дала аналары. Ырынбур далалары, Өстәлеп тора яңадан Яраның яңалары. Ырынбур далалары, Ул төзәлмәс яраларның Кайда соң дәвалары. Ырынбур далалары, Ник дәшми борынгы дала, Кайда ил агалары? Ырынбур далалары, Сабырлыклар бирсен сезгә, Эй дала аналары.

Русский перевод

Оренбургские степи, Где же вы, татар-башкир Рассеянные дети? Оренбургские степи, Как далеки меж собой Дети этой степи. Оренбургские степи, Почему молчит древняя степь, Где старшие страны? Оренбургские степи, Дайте вам терпенья, О, матери степей. Оренбургские степи, Подковы не стерпели Скачущих коней. Оренбургские степи, Все еще ноют Раны истории. Оренбургские степи, Почему молчит древняя степь, Где старшие страны? Оренбургские степи, Дайте вам терпенья, О, матери степей. Оренбургские степи, Снова добавляются Новые раны. Оренбургские степи, Где же исцеленье Тем незажившим ранам? Оренбургские степи, Почему молчит древняя степь, Где старшие страны? Оренбургские степи, Дайте вам терпенья, О, матери степей.