Әткәм моңы (Аның моңы)

Напев отца (Его напев)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мин әткәйнең гармун уйнаганын Еш ишетәм соңгы араларда. Аның моңы тула күптән инде Төзәлгән дип йөргән яраларга. Искә алам бик еш мин әткәйнең Җырлый-җырлый гармун уйнаганын - Бик беләсем килә шул гармунын Уйнаганда ниләр уйлаганын... Әткәй дә юк инде, гармун да юк - Тик моңнары калды сагынырга. Ничә еллар инде сүрелмичә Шул моң яши миндә сабыр гына. Искә алам бик еш мин әткәйнең Җырлый-җырлый гармун уйнаганын - Бик беләсем килә шул гармунын Уйнаганда ниләр уйлаганын... Оныталмыйм һаман мин әткәйнең Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын. Тик сүзләрен искә төшералмыйм, Ни хакында иде җыры аның? Искә алам бик еш мин әткәйнең Җырлый-җырлый гармун уйнаганын - Бик беләсем килә шул гармунын Уйнаганда ниләр уйлаганын... Моңы гына истә. Аның моңы Күзләремнән тора түгелергә. Ә сүзләре ул җырлаган җырның Туып кына килә күңелемдә. Искә алам бик еш мин әткәйнең Җырлай-җырлый гармун уйнаганын - Бик беләсем килә шул гармунын Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Русский перевод

Я отцовскую гармонь играющую Часто слышу в последнее время. Его напев давно уже лился В незажившие мои раны. Вспоминаю я часто про отца, Как он пел, играя на гармони - Так хочу я знать, о чём он думал, Когда играл на той гармони... Нет уже отца, гармони тоже нет - Лишь напевы остались для тоски. Сколько лет уже без перерыва Живёт во мне тот напев терпеливо. Вспоминаю я часто про отца, Как он пел, играя на гармони - Так хочу я знать, о чём он думал, Когда играл на той гармони... Не могу забыть я всё равно, Как в последний раз он пел, играя. Только слов не помню я совсем, О чём была та песня дорогая? Вспоминаю я часто про отца, Как он пел, играя на гармони - Так хочу я знать, о чём он думал, Когда играл на той гармони... Только напев в памяти. Его напев Из глаз моих готов пролиться. А слова той песни, что он пел, Лишь рождаются в душе моей. Вспоминаю я часто про отца, Как он пел, играя на гармони - Так хочу я знать, о чём он думал, Когда играл на той гармони...