Якты елга

Светлая река

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тау битендә алмагачлар тын калган, Тынып калган кошлар яңа җыр башларга. Олы юлда төнне ярып күренсә утлар, Син дип торам, йөгереп чыгам каршыларга. Якты елга, әйтче миңа, Сагынуга ничек түзәргә? Ике якты елга кебек, Кушылып яшьлек дустың белән, Узсаң иде гомерең буе Тормыш дигән олы үзәннән. Син көтеп тор, мәхәббәтем, аз гына, Нигә икән синең йөрәк гел ярсулы? Еллар буе көтеп яшим гомер юлымда Ике якты елга кебек кавышуны. Якты елга, әйтче миңа, Сагынуга ничек түзәргә? Ике якты елга кебек, Кушылып яшьлек дустың белән, Узсаң иде гомерең буе Тормыш дигән олы үзәннән. Узып китә, тавыш биреп ерактан, Шул машина микән ерак басуларда? Әйләнеп кайт миңа җиде йолдыз чатыннан, Яшьлек үзе йөгереп чыгар каршыларга. Якты елга, әйтче миңа, Сагынуга ничек түзәргә? Ике якты елга кебек, Кушылып яшьлек дустың белән, Узсаң иде гомерең буе Тормыш дигән олы үзәннән.

Русский перевод

На склоне горном яблони притихли, Притихли птицы, чтоб начать напев. И если в ночи на большой дороге вспыхнут огни, Я знаю: ты - и выбегаю навстречу. Светлая река, скажи мне, Как выстоять, когда тоска гнетет? Как две светлые реки, Слившись с другом юности, Ты прошла бы всю жизнь Через долину, что зовется жизнью. Ты подожди, любовь моя, еще немного, Почему же сердце твое всегда так бурно? Годы жду на своей дороге жизни Того слияния, как две светлые реки. Светлая река, скажи мне, Как выстоять, когда тоска гнетет? Как две светлые реки, Слившись с другом юности, Ты прошла бы всю жизнь Через долину, что зовется жизнью. Проносится, подавая голос издалека, То ли та машина на дальних полях? Вернись ко мне из-под крова семи звезд, И юность сама выбежит навстречу. Светлая река, скажи мне, Как выстоять, когда тоска гнетет? Как две светлые реки, Слившись с другом юности, Ты прошла бы всю жизнь Через долину, что зовется жизнью.