Яшьлек урамы (беренче вариант)

Улица юности (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Койма буйларында яшел чирәм, Кычытканнар анда ялангач. Шул урамнар буйлап, ат-ат уйнап, Чабып йөргән идек яланбаш. Пароходлар тавышы калды анда, Иделләрнең изге җилләре. Күңелләрдә һаман җемелдәшә Туган якның якты күлләре. Туган урам, синнән киттек мәллә, Атланышып агач атларга? Кош баласын бер көн очыргандай, Тараттың син төрле якларга. Тараттың син, офыкларга китте, Ерак китте барыр юлларың. Туган урам, сине эзләп бүген, Еллар кичеп кайтты улларың. Кайттык эзләп, ләкин табалмадык Таныш урам, таныш эзләрне. Яна йортлар инде тора балкып, Кояшларга борып йөзләрен. Үпкәләмә миңа, яңа урам, Чатларыңны моңсу урадым. Син әйт миңа - кая китте икән, Кая күчте яшьлек урамым?..

Русский перевод

У заборов - травы зелены, Крапива там стоит нагая. По тем улицам, играя в кони, Босиком носились мы, шальная. Там остались голоса пароходов, Святые ветры волжских вод. В сердцах всё так же мерцают Светлые озёра родных мест. Родная улица, неужто мы ушли, Оседлав лишь деревянных коней? Как птица раз взлетевших птенцов, Ты разослала нас по разным путям. Разослала - к горизонту ушли, Дальними стали тропы и дороги. Родная улица, тебя ища сегодня, Через годы возвратились сыновья. Мы вернулись - но не отыскали Ни знакомых улиц, ни следов. Новые дома уже сияют, Лицами к солнцам развернувшись. Не сердись на меня, улица новая, Печально я брёл по твоим перекрёсткам. Ты скажи мне - куда же ушла, Куда переселилась улица юности?..