Оригинальный текст
Сиңа, җаным, кабат киләмен,
Сөйгәнемне мин бит беләм.
Аңлашмыйча йөрүебезгә
Син дә, җаным, ничек түзәсең?!
Янсам - янар, көйсәм - көярмен,
Мин барыбер сине сөярмен.
Мәхәббәтнен кайнарлыгында
Кулларымда гына йөртермен!
Аңлашыйк без, әйдә, аңлашыйк,
Саубуллашып хата ясамыйк.
Җанга урын таба алмыйча,
Тормыш буйлап аерым атламыйк!
Янсам - янар, көйсәм - көярмен,
Мин барыбер сине сөярмен.
Мәхәббәтнен кайнарлыгында
Йөрәгемдә генә йөртермен!
Янсам - янар, көйсәм - көярмен,
Мин барыбер сине сөярмен.
Мәхәббәтнен кайнарлыгында
Кулларымда гына йөртермен!
Русский перевод
К тебе, душа моя, опять иду,
Ведь знаю я: ты - любовь моя.
Живя, друг друга не понимая,
Ты тоже, душа моя, как терпишь?!
Гореть, так гореть, тлеть, так тлеть,
Я всё равно тебя буду любить.
В огне любви
Только в руках буду держать!
Понять давай, давай же, поймём друг друга,
Не совершим ошибку, распрощавшись.
Не найдя места для души,
По жизни порознь шагать не будем!
Гореть, так гореть, тлеть, так тлеть,
Я всё равно тебя буду любить.
В огне любви
Только в сердце буду держать!
Гореть, так гореть, тлеть, так тлеть,
Я всё равно тебя буду любить.
В огне любви
Только в руках буду держать!