Шатлык хисләре

Чувства радости

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кайтып кердем авылга Язгы кичләрдә. Күптән күрмәгән идем Дус-иптәшләрне. Шашып таша күңелемдә Шатлык хисләре. Шомыртлар чәчәк атканнар - Татлы исләре! Эх, дусларым, әйдәгез Тауның башына! Анда учак ягарга Күңел ашкына. Шашып таша күңелемдә Шатлык хисләре. Шомыртлар чәчәк атканнар - Татлы исләре! Кабатланды шул кичтә Яшьлек җырлары, Шашып күңел хисеннән Йөрәк җырлады. Авыл кичен дә яратам, Дуслар, сезне дә. Җыелсак иде шулай без Язын гел бергә.

Русский перевод

Я вернулся в деревню В весенние вечера. Давно я не видел Своих друзей и товарищей. Переполнено сердце Чувством светлой радости. Расцвели черёмухи - Сладкий их аромат! Эх, друзья мои, пойдёмте На вершину горы! Там разжечь бы нам костёр - Так и тянет душу. Переполнено сердце Чувством светлой радости. Расцвели черёмухи - Сладкий их аромат! В тот вечер вновь зазвучали Песни юности, И от бурных чувств души Сердце запело. Я люблю и вечер в деревне, И вас, друзья, люблю. Если б так нам собираться Каждой весной всем вместе.