Гашыйклар

Влюбленные

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Гашыйкларның бәгырьләрен Ниләр генә өтмәгән. Йөрәкләрен яралаган - Саф сөюе үтмәгән. Кушымта: Үлмәс сөю гомергә дә, Гашыйклар булган җирдә. Каты тормыш юллары да - Сез киртә түгел бер дә. Саф сөюгә кергән чакта Кемнәр ләззәт тоймаган? Мәхәббәтен югалтканнар Кайнар яшен коймаган? Кушымта. Кышның салкын төннәрендә Кемнәр генә туңмаган. Мәхәббәттән бу тормышта Бик сирәкләр уңмаган. Кушымта. Бер-берсенә гашыйк җаннар Тормышыбыз бизәге. Бәхетлеләр диңгезендә Син дә бергә йөз әле. Ак җилкәнле пар караплар Диңгезләрдә күп булсын. Тормышыбыз якты нурга Сөюгә назга тулсын.

Русский перевод

Сколько ран у влюблённых сердец - Их огонь не сжигал ли не раз. Раны в сердце оставит судьба - А чистая любовь не угас. Припев: Любовь бессмертна на века, Там, где живут влюблённые. Даже суровые пути Не станут вам преградою. Кто, вступив в чистую любовь, Не узнал блаженных дней? Кто, теряя свою любовь, Не пролил горячих слёз? Припев. В зимние холодные ночи Кто же вовсе не мёрз? В этой жизни от любви Лишь редким везёт всерьёз. Припев. Души, любящие друг друга - Нашей жизни украшение. В море счастья ты плыви Вместе, не теряя времени. Пусть парусных белых кораблей В морях будет много, вновь и вновь. Пусть жизнь наша станет светлым лучом, Полной нежности и любви.