Яралы күбәләк

Раненая бабочка

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Китәр идем ерак-ерак, Ал язмыш таңнарына. Яралы күбәләк булып Очам гел яннарыңда. Кушымта: Яшәвемнең яме микән Хәсрәт-сагышларым да? Яралы күбәләк булдым Синең язмышларыңда. Энҗе бөртекләре тама Гөл-чәчкә таҗларына. Язмышым илтә хисләрне Җәһәннәм сазларына. Кушымта. Иртә таңда кайнар энҗе Чыкның тамчыларында. Җәрәхәткә тозлар сибеп, Җанны камчылый гына. Кушымта.

Русский перевод

Ушла бы я далеко-далеко, К рассветам алой судьбы. Раненой бабочкой снова Лечу всё рядом с тобой. Припев: Неужто радость жизни - Мои печали и тоска? Раненой бабочкой стала В твоей судьбе навсегда. Капли жемчужные падают На лепестки у цветов. Судьба уносит чувства В болота адских миров. Припев. На ранней заре горячий жемчуг - В каждой росинке слеза. Солью посыплет раны И только душу хлестнёт. Припев.