Җиде язмыш

Семь судеб

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өстәл тулды ризык белән - Барысы да кайтты бүген. Җиде бала җыя табын: -Әнкәй, утыр, үзем, үзем... Кушымта: Җиде язмыш - серле сагыш. Нурлы кояш, туп-тулы ай. Елмаялар, боегалар Җыелсалар бергә шулай. Нурга тулды өйнең эче, Шатлык бөркә әнкәй күзе. Җидесен дә назлап сөя. Ничек булдың безгә түзем?.. Кушымта. Җиде җимеш татлы, ачы. Без дә үстек, булдык чыдам. Берчә яңгыр, берчә буран, Давылдан соң кояш чыга. Кушымта. Җәйгор* чыга, гомер төсле, Җәйгорның да җиде төсе. Күкләр якты, нурлы балкыш - Әнкәй, синең күңел төсле. Кушымта. *Җәйгор - салават күпере.

Русский перевод

Стол накрыт богатой снедью - Все сегодня собрались. Семь детей у очага: - Мама, сядь, я сам, я сам... Припев: Семь судеб - тихая тайна. Солнце светит, полон месяц. То смеются, то грустнеют, Если вместе собрались. Дом лучами переполнен, Радость брызжет в глазах мамы. Всех семерых она ласкает - Как ты вынесла нас, мама?. Припев. Семь плодов - то сладко, то горько. Мы взрослели, стали стойки. То дожди, то вьюги ходят, После бури солнце выйдет. Припев. Радуга взойдет, как жизнь сама, У радуги семь красок ярких. Небо светлое, сиянье - Мама, как твоя душа. Припев. *Радуга - салават күпере.