Ямьле дә соң Сөн буе

Ямеле да Сун буе

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
03.07.2026

Оригинальный текст

Әй, ямьле дә Сөн буйлары, Матур аның таулары. Тау өстендә шаулап үскән Каен, нарат урманы, Каен, нарат урманы. Ямьле елга Сөн генә, Уйларымда син генә. Күңелле соң җырлый-җырлый Кырларга барулары. Сөйгән ярдай җанга якын Сөн буе авыллары, Сөн буе авыллары. Ямьле дә соң Сөн буе, Уйлыйм сине көн буе. Егетләрең - булган егет, Батыр синең ирләрең. Кызларың кайнар йөрәкле, Уңган да киленнәрең, Уңган да киленнәрең. Сөн буйлары бик ямьле, Бүген кичкә кил, яме!

Русский перевод

Ах, как прекрасны берега Сюна, Красивы его горы. На горе шумно растущий Березовый, сосновый лес, Березовый, сосновый лес. Прекрасна лишь река Сюн, В моих мыслях лишь ты. Как весело, распевая песни, Идти в поля. Близки душе, как любимый, Деревни вдоль Сюна, Деревни вдоль Сюна. Как прекрасны берега Сюна, Думаю о тебе весь день. Твои юноши - настоящие юноши, Храбры твои мужчины. Твои девушки с горячим сердцем, Умелы и твои невестки, Умелы и твои невестки. Берега Сюна очень красивы, Приходи сегодня вечером, ладно!