Истәлекләр

Воспоминания

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җәйләр белән бергә Әй, сиздерми генә Узып бара безнең газиз гомерләр... Яшьлек сукмакларын Урый көзге җилләр, Сагышы яфраклардай урала күңелгә! Еллар арты еллар, Әллә агым сулар Юа микән шулай яшьлек эзләрен? Тормыш йомгагымны Туктатырга теләп Артларыннан йөгердем, йөгердем, түзмәдем! Балачагым, гүзәл сабый чагым, Бергә үскән якын дусларым, Йөрәгемдә ут кабызган ярым, Сез кайларда икән хәзер, кайларда? Онытылмас яшьлек елларының Бәхет-шатлык тулы мизгелләре Күңелемдә истәлекләр булып яңара. Гомер агышына Буйсынмаска теләп Дөрләп яна безнең яшьлек учагы. Күңел дәшә алга, Офыкларга таба Чáкыра һаман да бу тормыш юллары... Балачагым, гүзәл сабый чагым, Бергә үскән якын дусларым, Йөрәгемдә ут кабызган ярым, Сез кайларда икән хәзер, кайларда? Онытылмас яшьлек елларының Бәхет-шатлык тулы мизгелләре Күңелемдә истәлекләр булып яңара.

Русский перевод

С летними днями вместе, Эх, незаметно, тихо Уходят наши дорогие годы... Тропы юности Обходит осенний ветер, Печаль, как листопад, обвивает сердце! Годы за годами, Иль бегущие воды Смывают так следы нашей юности? Клубок моей судьбы Остановить желая, Я за ними бежал, бежал, не мог сдержаться! Детство мое, прекрасная пора, Близкие друзья, с кем вырос я, Половинка, что в сердце огонь зажгла, Где же вы теперь, где, где? Незабвенные годы юности - Счастья и радости полные мгновения - В сердце моем воспоминаньем оживают. Не желая Подчиниться теченью жизни, Пламенеет наш юный очаг. Сердце зовет вперед, К горизонту, Все манят нас эти дороги судьбы... Детство мое, прекрасная пора, Близкие друзья, с кем вырос я, Половинка, что в сердце огонь зажгла, Где же вы теперь, где, где? Незабвенные годы юности - Счастья и радости полные мгновения - В сердце моем воспоминаньем оживают.