Оригинальный текст
Кыр казлары китте тезелеп,
Калды үзәкләрем өзелеп...
Пар казлардай идек без элек, без элек!
Язмышыбыз явыз шаярды,
Ул мәңгегә өзде араны,
Йөрәгебез hаман яралы, яралы...
Күңелемдә уйлар бураны,
Юлларыбыз хәзер ураулы,
Берьялгызың яшәп буламы?
Сөю гөлем сулды көзләрдә,
Сагыш тулы яшьләр күзләрдә,
Синсез миңа ничек түзәргә, түзәргә?
Кыр казлары китте тезелеп,
Соңгы өметләрем өзелде...
Күңелемдә моңсу көз инде...
Көзге сагыш керде арага
Төзәлмәслек салып яралар.
Бергә булу безгә язмаган, язмаган...
Русский перевод
Полевые гуси улетели, построившись в ряд,
Оставили мои сердца разорванными...
Раньше мы были как пара гусей, как пара гусей!
Наша злая судьба посмеялась над нами,
Она навсегда разорвала наши пути,
Наши сердца всё еще ранены, ранены...
В моей душе буря мыслей,
Наши пути теперь преграждены,
Сможешь ли ты жить одна?
Цветок моей любви угас в глазах,
В глазах слёзы, полные тоски,
Как мне вынести без тебя, как вынести?
Полевые гуси улетели, построившись,
Мои последние надежды разорвались...
В моей душе уже грустная осень...
Осенняя тоска вошла между нами,
Нанося незаживающие раны.
Быть вместе нам не суждено, не суждено...