Тукта, яңгыр

Стой, дождь

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли, Үзәкләрне сагыну өзгәли. Миндә дә бит кайгы хисләре, Яңгыр юды синең эзләрне. Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле, Сагыш басты күңелемне, аңла әле. Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син? Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин. Ачуланып миңа китеп бардың, Яңгыр арасында югалдың, Үпкәләткән булсам, гафу ит, Синсез миңа бу дөньяда кыен бит. Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле, Сагыш басты күңелемне, аңла әле. Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син? Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин. Көзләрдән соң нигә җәйләр килми? Кабат очрашырбызмы, белмим. Өметемне өзми көтәм сине, Күңелемне юат минем, кил әле. Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле, Сагыш басты күңелемне, аңла әле. Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син? Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.

Русский перевод

По стеклу осенний дождь сыплет, Тоска терзает самые сердца. И у меня в душе печаль, поверь мне, Дождь смыл следы твои до конца. Стой, дождь, стой, дождь, не лей пока, Тоска накрыла душу - пойми меня. Где ты, любимый мой, где ты теперь? Я у окна в надежде жду тебя. С обидой ты ушел, оставив тень, В дожде ты затерялся без следа, Если обидел - прости скорей, Без тебя мне в этом мире тяжело всегда. Стой, дождь, стой, дождь, не лей пока, Тоска накрыла душу - пойми меня. Где ты, любимый мой, где ты теперь? Я у окна в надежде жду тебя. Почему за осенью не приходит лето? Встретимся ли снова - я не знаю ответа. Жду тебя, надежды не теряя, Утешь мою душу, приди скорее. Стой, дождь, стой, дождь, не лей пока, Тоска накрыла душу - пойми меня. Где ты, любимый мой, где ты теперь? Я у окна в надежде жду тебя.