Мин сине яратырга тиешме?

Должен ли я любить тебя?

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сагышлардан-әрнүләрдән килеп кердең син күңелемә, Сүнеп барган күзләремне караттың син, җаным, үзеңә. Мин бит сине шушы көнгә кадәр күргәннәрем булмады, Нишләтим соң йөрәгемне, ул бит бары сине сайлады. Мин бит сине хәзер өзелеп яратам, Гомерлеккә минеке, диеп, үземне юатам. Бәлки инде, мин сине яратырга тиеш түгелдер, Кинәт кенә синең белән очрашулар безнең - ялгыштыр. Яшь араларын әгәр безнең уйлап кына карасак, Без бәхетле, җил-давылларга әгәр каршы тора алсак. Ходай сине бүләк итеп, очраштырды ике йөрәкне, Хәзер инде тоеп яшим синең миңа ничек кирәкне. Мин бит сине хәзер өзелеп яратам, Гомерлеккә минеке, диеп, үземне юатам. Бәлки инде, мин сине яратырга тиеш түгелдер, Кинәт кенә синең белән очрашулар безнең - ялгыштыр. Көткән чакларыңда килмәүләрем өчен мине гафу ит, Аңла инде: мин дә ике ут арасында яшим бит. Нигә иртәрәк соң очрамадың икән син тормышымда, Бергә булу бәхетләре бары инде Ходай кулында. Мин бит сине хәзер өзелеп яратам, Гомерлеккә минеке, диеп, үземне юатам. Бәлки инде, мин сине яратырга тиеш түгелдер, Кинәт кенә синең белән очрашулар безнең - ялгыштыр.

Русский перевод

Ты вошла в мою душу из тоски и из боли, Погасавшие глаза мне ты, милая, подняла. До сегодняшнего дня я тебя не встречал, Что же делать сердцу - оно лишь тебя избрало. Я тебя сейчас люблю до разрыва, Утешаю себя: навек ты - моя. Может, мне не должно тебя любить, И внезапная наша встреча - ошибка. Если просто подумать о разнице лет, Мы счастливы, если ветрам и бурям стоим. Бог, как дар, свел два сердца, И теперь я живу, ощущая, как ты мне нужна. Я тебя сейчас люблю до разрыва, Утешаю себя: навек ты - моя. Может, мне не должно тебя любить, И внезапная наша встреча - ошибка. За то, что не приходил, когда ты ждала, прости, Пойми: я тоже живу меж двух огней. Почему же ты раньше не встретилась в моей жизни, Счастье быть вместе - теперь в руках Бога. Я тебя сейчас люблю до разрыва, Утешаю себя: навек ты - моя. Может, мне не должно тебя любить, И внезапная наша встреча - ошибка.