Авыл киче (икенче вариант)

Деревенский вечер (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Авыл киче, сине сагынып, Кайтам киткән эзләрдән. Еллар үтте, тик без генә Бераз гына үзгәргән. Чишмәләрдә керләр чайкап, Чәчемне тарыйм әле. Синең белән авыл кичен Бер кайтып урыйм әле. Яннарымда син бар кебек Чишмә буена төшкәч. Әйләнеп кайтыр күк яшьлек, Салкын суларын эчкәч. Чишмәләрдә керләр чайкап, Чәчемне тарыйм әле. Синең белән авыл кичен Бер кайтып урыйм әле. Онытылмый беренче саф мәхәббәт, Онытылмый Агыйдел сылуы. Чишмәләрдән сулар алсам, Чиләгем тулар микән? Әгәр кайтып сине күрсәм, Күңелем булыр микән? Яшьлек калган авыл кичен Бергәләп үтик әле. Сагыну тулган күңелләрнең Йомгагын сүтик әле. Сагыну тулган күңелләрнең Йомгагын сүтик әле...

Русский перевод

Деревенский вечер, по тебе тоскуя, Возвращаюсь по ушедшим следам. Годы прошли, лишь мы с тобою Чуть-чуть изменились сами. У родников белье прополощу, Косу свою расчешу еще. С тобой деревенский вечер Еще раз пройду, обойду. Будто ты рядом со мною, Когда к роднику спускаюсь. Словно вернется юность, Когда холодной воды напьюсь. У родников белье прополощу, Косу свою расчешу еще. С тобой деревенский вечер Еще раз пройду, обойду. Не забывается первая чистая любовь, Не забывается краса Агидели. Если из родников воды наберу, Полон ли будет мой ковш? Если вернусь и тебя увижу, Оттает ли сердце мое? Деревенский вечер, где осталась юность, Давай пройдем его вдвоем. Узелок тоски, что души наполняет, Давай распутаем его. Узелок тоски, что души наполняет, Давай распутаем его...