Табыну

Поклонение

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әллә нигә караңгыда түгел Якты чакта күбрәк абынам. Тик шулай да бөтен гомерем буе Мин кояшка, көнгә табынам. Үрмәт урманында торып калган Малай чакны бик еш сагынам. Белсәм дә мин картлык көткәнлеген, Киләчәккә ныграк табынам. Мин кош кебек ике канатлымын Күккә менеп канат кагынам. Күктә иркен, ләкин тамырларым Җирдә булгач, җирне сагынам. Үрмәт урманында торып калган Малай чакны бик еш сагынам. Белсәм дә мин картлык көткәнлеген, Киләчәккә ныграк табынам. Тормыштан һич өмет өзмәенчә Мин сабыйдан аңа табынам. Үзең аңла шуннан бу дөньяга Мин туарга риза яңадан. Үрмәт урманында торып калган Малай чакны бик еш сагынам. Белсәм дә мин картлык көткәнлеген, Киләчәккә ныграк табынам.

Русский перевод

Отчего-то не в темноте - В светлый час я чаще спотыкаюсь. Но всё равно, сквозь жизнь свою Солнцу, дню я поклоняюсь. Часто мне болит и снится Мальчик, что остался в Урмәт-лесу. Зная, что старость ждёт в пути, Я будущему сильней молюсь. Я, как птица, с двумя крылами В небеса взлетаю, крылом взмахну. В небе вольно, но корни мои На земле - и землю тоскую. Часто мне болит и снится Мальчик, что остался в Урмәт-лесу. Зная, что старость ждёт в пути, Я будущему сильней молюсь. Не теряя надежды в жизни, Я с младенчества ей поклоняюсь. Пойми же сам: в этот мир Я бы снова родиться согласился. Часто мне болит и снится Мальчик, что остался в Урмәт-лесу. Зная, что старость ждёт в пути, Я будущему сильней молюсь.