Мин ышанам таңнарга

Я верю в рассветы

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күпме таңнар сөеп уятты да, Төннәр булып качып киттеләр. Маңгаема еллар бер-бер артлы Каеп-каеп чигү чиктеләр. Кеше бәхетеннән көнләшмимен, Кеше кайгысыннан көлмимен. Көзен чәчкә аткан агач курсәм, Яз килгән, - дип шаулап йөрмимен. Таңнарның да төнгә әйләнгәнен Вакыт та бит инде аңларга. Тик һаман да бала чактагыча Мин ышанам әле таңнарга. Кеше бәхетеннән көнләшмимен, Кеше кайгысыннан көлмимен. Көзен чәчкә аткан агач курсәм, Яз килгән, - дип шаулап йөрмимен. Йөрәк җырларымны дога итеп Таң нурына төреп таратам. Мин бит якташ, телдәш, моңдашларны Ихлас сөю белән яратам. Кеше бәхетеннән көнләшмимен, Кеше кайгысыннан көлмимен. Көзен чәчкә аткан агач курсәм, Яз килгән, - дип шаулап йөрмимен.

Русский перевод

Скольких рассветов ласка разбудила, Ночью они ускользали, тая. Годы мне лоб поочередно Вышили швами, иглой бытия. Не завидую счастью чужому, Не смеюсь над чужою бедой. Если осенью дерево в цвете - Не кричу: «Вот весна за спиной». Время знает: рассветы темнеют, В ночь они обернуться должны. Но по-детски все так же я верю В свет рассветной грядущей страны. Не завидую счастью чужому, Не смеюсь над чужою бедой. Если осенью дерево в цвете - Не кричу: «Вот весна за спиной». Песни сердца, как тихую молитву, Я в лучи рассвета заверну. Я своих - земляков, единоязычных, Единомелодичных - искренне люблю. Не завидую счастью чужому, Не смеюсь над чужою бедой. Если осенью дерево в цвете - Не кричу: «Вот весна за спиной».