Оригинальный текст
Сөлге таккан көмеш дуга,
Дугада - кыңгыраулар.
Ак каеннар хәйран калып,
Тып-тын тыңлап торалар.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар ...
Юлларга сибелгәннәр. / Сөлгегә чигелгәннәр. /
Юл читендәге үләнгә
Энҗедәй сибелгәннәр ...
Кыңгыраулы атлар белән
Кыңгыраулы таңнарда,
Туйга түгел, яуга ирләр
Киткән хәтәр чакларда!
Киткәннәр дә, кайтмаганнар -
Яу бит ул, уенмы ни! ...
Кыңгыраулы тайлар гына
Болында уйнап йөри ...
Русский перевод
С полотенцем серебряная дуга,
А на дуге - колокольчики.
Белые березы, зачарованные,
Слушают в тиши, не шелохнутся.
Колокольчики, колокольчики...
По дорогам рассыпаны. / На полотенце вышиты. /
В придорожной траве
Рассыпаны, словно жемчуг...
С конями в колокольчиках
В колокольные рассветы,
Не на свадьбу - в бой мужчины
Уходили в грозный час!
Ушли да не вернулись -
Ведь война, не игра же!...
Лишь жеребята с колокольчиками
В лугах играют да бегают...