Көзге урман (беренче вариант)

Осенний лес (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Көзге урман аша юлга чыктым, Камышларны үбеп җил уза. Тирә-ягым сихри моңга талган: Үзе бер тамаша, могҗиза. Көзге чәчәкләрнең таҗларында Елмаялар көмеш тамчылар. Зәңгәр күктән, каурый болытлардан Агыла кебек якты нур чыңлап Юл читенә чыгып тезелгәннәр Чандыр буйлы япь-яшь имәннәр. Гүя алар урман сакчылары, Бакыр төстән күлмәк кигәннәр. Имәннәргә назлы нурлар коеп Карап тора зифа каеннар - Ак күлмәкле урман чибәрләре Алкалары сары алтыннан. Әнә тегендәрәк, урман түрендәрәк Көязләнеп баскан өрәңге! Ботакларын алсу нурга төреп Көзгә иркәләнә, күр әле! Көзге чәчәкләрнең таҗларында Елмаялар көмеш тамчылар. Зәңгәр күктән, каурый болытлардан Агыла кебек якты нур чыңлап

Русский перевод

Через осенний лес я вышла в путь, Ветер камыши целует на бегу. Всё вокруг в волшебном напеве тонет: И зрелище, и чудо - наяву. В лепестках осенних цветов Улыбаются серебряные капли. С синевы небес, из перистых облаков Будто льётся светлый звонкий луч. У дороги выстроились в ряд Стройные, совсем ещё юные дубы. Словно стражи леса, на виду, В медно‑рыжих плащах стоят они. Нежный свет на дубы проливая, Смотрят стройные берёзы - Лесные красавицы в белых платьях, С серьгами из жёлтого золота. Вон там, в глубине лесной, Грациозно клен стоит! Ветки в розовый свет укрыв, Осень ласкает, посмотри! В лепестках осенних цветов Улыбаются серебряные капли. С синевы небес, из перистых облаков Будто льётся светлый звонкий луч.