Өфе юкәләре чәчәк ата

Уфимские липы цветут

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өфе юкәләре чәчәк ата, Юкәләрнең матур чаклары. Юкә белән, гүзәл яшьлек белән, Бәйләнгән безнең язмышлары. Өфе юкәләре чәчәк ата, Яшьлектән җибәрә сәламләр. Мәңгелекка безне, алар озата, Коела безнең хәтирәләр, Җуелмый безнең калган эзләр. Өфе юкәләре чәчәк ата, Табигатьнең матур чаклары. Безнең яшьлек атып узды инде, Хәтирәләр калды ни бары. Өфе юкәләре чәчәк ата, Яшьлектән җибәрә сәламләр. Мәңгелекка безне, алар озата, Коела безнең хәтирәләр, Җуелмый безнең калган эзләр. Өфе юкәләре чәчәк атар, Бу дөнъялар үзгәрмәс микән? Кемдер юкәләрне узган чакта, Безне дә искә алыр микән? Өфе юкәләре чәчәк ата, Яшьлектән җибәрә сәламләр. Мәңгелекка безне, алар озата, Коела безнең хәтирәләр, Җуелмый безнең калган эзләр.

Русский перевод

Уфимские липы цветут, Красивейшая их пора. С липой и с юностью светлой Сплетены наши судьбы с утра. Уфимские липы цветут, Шлют юности нежный привет. В вечность нас провожают они, Осыпаются наши воспоминанья, Но след наш в сердце не стерт. Уфимские липы цветут, Природы краса расцвела. Наша юность уже отзвенела, Лишь память одна уцелела. Уфимские липы цветут, Шлют юности нежный привет. В вечность нас провожают они, Осыпаются наши воспоминанья, Но след наш в сердце не стерт. Уфимские липы цветут, Неужто не сменятся дни? Когда кто-то пройдет мимо лип, Вспомнит ли он и о нас среди них? Уфимские липы цветут, Шлют юности нежный привет. В вечность нас провожают они, Осыпаются наши воспоминанья, Но след наш в сердце не стерт.