Оригинальный текст
Табынган тавым - Урал тау,
Туган авылым - Уракай!
Сездә юлдаш миңа кояш,
Төнлә сердәш тулган ай.
Һай!...
Тау очына кояш куна,
Манарада урак ай.
Мин чит җирдә кунак кына,
Көт, кайтырмын, Уракай!
Чәчәкле тавым Уралкай,
Чәчәк таҗым Уракай
Сездә калды ярты җаным, -
Йөрәк маем сыза, һай!
Һай!...
Тау очына кояш куна,
Манарада урак ай.
Мин чит җирдә кунак кына,
Көт, кайтырмын, Уракай!
Син нигез ташым, Уракай,
Йөзек кашым - Уракай;
Яшьлек таңым, асыл чагым
Сездән башка уза, һай!
Һай!...
Тау очына кояш куна,
Манарада урак ай.
Мин чит җирдә кунак кына,
Көт, кайтырмын, Уракай!
Русский перевод
Священный мой хребет - Урал,
Родное село - Уракай!
Там солнце спутник на дороге,
Ночами тайный друг - луна.
Ай!...
На вершину солнце садится,
На минарете - серп луны.
Я в чужбине лишь гость случайный,
Жди, вернусь я, Уракай!
Цветами дышит мой Уралкай,
Цветком-венцом мне - Уракай.
У вас осталась пола души,
Сердечный мёд томится, ай!
Ай!...
На вершину солнце садится,
На минарете - серп луны.
Я в чужбине лишь гость случайный,
Жди, вернусь я, Уракай!
Ты камень-основание, Уракай,
Ты перстня камень, Уракай;
Рассвет моей весны, мой лучший час
Без вас проходит, ай!
Ай!...
На вершину солнце садится,
На минарете - серп луны.
Я в чужбине лишь гость случайный,
Жди, вернусь я, Уракай!