Хыялларым кадәр югары

Выше моих мечтаний

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тәрәзәңдә синең өмет балкый, Эх, беләсе иде серләрен! Таң атканга кадәр көтеп ятам Тәрәзәңдә утлар сүнгәнен. Таң ата ич, сүндер утларыңны, Кояш кына көт син нибары. Тәрәз өлгеләрең булсын әле Хыялларым кадәр югары. Күңелемдә минем ни барлыгын Белмисең шул әле, белмисең. Бер күрәсем килә синең сынны, Күтәр әле тәрәз өлгесен. Таң ата ич, сүндер утларыңны, Кояш кына көт син нибары. Тәрәз өлгеләрең булсын әле Хыялларым кадәр югары. Ярый әле күләгәңне күрәм - Бер юаныч ул да күңелгә. Тәрәз төпләреңдә төн үткәрәм, Пәрдәләрең ач та көл генә! Таң ата ич, сүндер утларыңны, Кояш кына көт син нибары. Тәрәз өлгеләрең булсын әле Хыялларым кадәр югары.

Русский перевод

В окне твоем надежда светит, Ах, знать бы тайны той свечи! До самого рассвета жду я, Когда огни в окне молчат. Рассвет идет - погасишь окна, Лишь солнца жди ты, только лишь. Пусть подоконники твои Будут высоки, как мечты. Не знаешь ты, что в сердце скрыто, Не знаешь, правда, не знаешь. Хочу увидеть образ твой - Приподними же подоконник. Рассвет идет - погасишь окна, Лишь солнца жди ты, только лишь. Пусть подоконники твои Будут высоки, как мечты. Хорошо, хоть тень твою я вижу - И то утешит сердце мне. У окна ночами я стою, Открой гардины и улыбнись! Рассвет идет - погасишь окна, Лишь солнца жди ты, только лишь. Пусть подоконники твои Будут высоки, как мечты.