СОЛДАТЛАР

Композитор
Автор текста
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Озатып вокзаллар каршында, Маңгайдан үптеләр аналар. Тузанлы юллардан үттеләр Донъяны күрмәгән балалар. Балалар керделәр утларга, Балалар сүз бирде тупларга. Күпләре төренеп шинельгә, Калдылар еракта йокларга. “Балалар, торыгыз, балалар, Ашыгыз суына табында...” Ничә ел тормыйлар балалар Иделдә һәм Дунай ярында... Уятма, йокласын, син, ана, Айларны, елларны санап бар. Күңелдә һаман яшь, гел бала – Кайтмаган солдатлар, солдатлар. Ана ул йокламый, сабые Юрганын ачса да уяна... Аналар йөрәге шикелле Мәйданда мәңгелек ут яна. Аналар йөрәге шикелле Ут яна, уйлана, талпына. Аналар хәтере шикелле Җил йөри курганнар артында...

Русский перевод

Провожая у вокзалов, Матери целовали в лоб. По пыльным дорогам прошли Дети, не видевшие мира. Дети вошли в огонь войны, Дети дали слово орудиям. Многие, завернувшись в шинель, Остались спать вдалеке. «Дети, вставайте, дети, Ваша еда стынет на столе...» Уже который год не встают дети, Спят на берегах Волги и Дуная... Не буди, пусть спит, ты, мать, Считай месяцы, считай годы. В душе он всё так же молод, всё дитя — Не вернувшиеся солдаты, солдаты. Мать не спит, даже если её дитя Лишь одеяло приоткроет — она просыпается... Подобно материнским сердцам, На площади горит вечный огонь. Подобно материнским сердцам, Огонь горит, думает, вздрагивает. Подобно материнской памяти, Ветер бродит за курганами...