Сипкелле кыз

Девушка с веснушками

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Таныштым бер кыз белән, Яратуымнан үләм. Шул кадәр яратуымны Сипкелләреннән күрәм. Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын. Йолдыз-йолдыз сипкелләр, Сибелгән йөзләренә. Толым-толым чәчләре Төшкәндер тезләренә. Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын. Чәчләрен, кызыл, диләр, Әлле шуңа бик чибәр. Кызыл түгел, алтындыр, Янып торган ялкындыр. Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын. Сипкелләре күп төрле, Балкый йолдыз шикелле. Чибәрлеге чиктән ашкан, Өстәвенә - сөйкемле! Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын.

Русский перевод

Познакомился с одной девчонкой - От любви моей я умираю. До такой степени люблю её - Вижу это по её веснушкам. Я расчёсываю огненные косы, В её глаза гляжу. С щёк её целую-целую, Веснушки пересчитаю. Звёздочка к звёздочке - веснушки, По лицу её рассыпаны. Коса за косой - её волосы, До колен, должно быть, пали. Я расчёсываю огненные косы, В её глаза гляжу. С щёк её целую-целую, Веснушки пересчитаю. Говорят, её волосы рыжие - Может, потому так хороша. Не рыжие - золотые, Пылающий это огонь. Я расчёсываю огненные косы, В её глаза гляжу. С щёк её целую-целую, Веснушки пересчитаю. Веснушки её - разных видов, Сияют, словно звёзды. Красота её за гранью, Да ещё и мила она! Я расчёсываю огненные косы, В её глаза гляжу. С щёк её целую-целую, Веснушки пересчитаю.