Җан ярасы алмагыз

Не берите раны душе

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кайталмадым авылыма Әнкәм көткән чагында. Кайталмадым, кайтмадым шул, Ачы сагыш җанымда. Кичер мине, әнкәй бәгърем, Соңладым шул, соңладым. Гомер буе сызланырлык Җан яралары алдым. Әнкәм йөргән сукмакларны Үләннәр баскан инде. Газиз туган нигеземнең Бәхете качкан инде. Кичер мине, әнкәй бәгърем, Соңладым шул, соңладым. Гомер буе сызланырлык Җан яралары алдым. Әй, туганнар, әнкәйләрне Күбрәк күреп калыгыз. Йөрәкләрен җылытырлык Хатлар ешрак языгыз. Кайтыгыз алар дәшкәндә, Соңламагыз, аңлагыз. Гомер буе сызланырлык Җан ярасы алмагыз.

Русский перевод

Не вернулся я в деревню, Мать ждала меня в тот час. Не вернулся, не вернулся - Горькой тоской полон я. Прости меня, мама родная, Опоздал я, опоздал. Раны, что ноют всю жизнь, Я в душе себе набрал. Тропы, где мать ходила, Травы густые взяли. Счастье родного очага Ускользнуло вдали. Прости меня, мама родная, Опоздал я, опоздал. Раны, что ноют всю жизнь, Я в душе себе набрал. Эй, родные, матерей своих Чаще видеть успейте. Письма, что сердце греют, Чаще им пишите. Возвращайтесь, когда зовут, Не медлите, поймите. Раны, что ноют всю жизнь, В душу не берите.