Бәхетле булыгыз, дусларым

Будьте счастливы, друзья мои

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күңелемә моң тулган, җыр туган чакларда Ашкынам тик сезнең якларга. Күкрәгем тарсына, йөрәгем ярсына, Ярсына сез дуслар каршына. Җырларым, моңнарым - тик сезнең өчендер, Сезнең өчен - гомер юлларым. Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен, Тибрәтеп күңелнең кылларын... Тыңлагыз җырымны, тыңлагыз, дусларым, Яңа җыр - мәхәббәт турында. Зур булыр бәхетем: сөюем, рәхмәтем Әйтәлсәм сезгә бу җырымда. Әйтәлсәм әгәр дә ни диеп көенеп Типкәнен тынгысыз йөрәгем: Туганлык һәм дуслык, халкыма тынычлык - Дөньяда иң олы теләгем... Кошлардай сайрашып, очрашыйк җырлашып, Җырларда очрашыйк без тагын. Гомерләр тиз үтә, аерылыр чак җитә, Бәхетле булыгыз, дусларым!..

Русский перевод

Когда душа полна напевом, песня рождена, Спешу я лишь к вам, к вашей стороне. Сжимается мне грудь, и сердце рвется ввысь, Рвется к вам навстречу, к вам, друзья мои. Мои напевы, мои песни - только для вас, Для вас проложены дороги всей моей жизни. Пусть песни дарят силы, чувства возносят, Трогая струны сердца в глубине... Слушайте мой голос, слушайте, друзья, Новая песня - о любви. Велико будет счастье: любовь и благодарность Я в этой песне вам скажу. Если сказать, о чем, тоскуя, Бьется мое тревожное сердце: Родство и дружба, мир моему народу - Самое великое желание в мире... Как птицы, щебетая, встретимся с песней, В песнях опять мы встретимся. Жизнь быстро мчится, придет час разлуки - Будьте счастливы, друзья мои!..