Тау җиләге

Горная ягода

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тау буенда йөрдем җәен, Тау җиләгем эзләдем. Таптым үзем бер дигәнен, Таптым, ләкин өзмәдем. Җиләкләр пешкән икән Алланып төшкән икән. Җиләк кебек бу кыз бала Кайларда үскән икән? Чибәрнең дә чибәре, Кулларында чиләге. Бу ни бу? - дип сораганга, - Бу, - диде, - тау җиләге. - Тулган бит соң чиләгең, Җыйма инде, чибәрем. Кунак егет ялгыз йөри, Бармы синең йөрәгең?.. Көлде кызый, түзмәде, Алсуланды йөзләре. Каш астыннан кыйгач карап Ул да мине күзләде... Чибәрнең дә чибәре, Кулларында чиләге. Бу ни бу? - дип сораганга, - Бу, - диде, - тау җиләге. Җәйләр үтте, көзләр җитте, Туйлар иттек көзләрдә. Инде бергә киләбез без Тау җиләген эзләргә. Җиләкләр уңа икән, Алланып тула икән. Тау җиләген тапкан егет, Бәхетле була икән! Чибәрнең дә чибәре, Кулларында чиләге. Бу ни бу? - дип сораганга, - Бу, - диде, - тау җиләге.

Русский перевод

По склонам гор ходил я летом, Горную ягоду искал. Нашёл одну, что всех прекрасней, Нашёл, но сорвать не посмел. Ягоды созрели уже, Алыми висят на кустах. Как эта ягода, девчонка - Где же она выросла в горах? Красавица из красавиц, В руках её лукошко есть. - Что это? - спросил я у неё, - Это, - сказала, - горных ягод горсть. - Полна уж твоя корзина, Не собирай, красавица моя. Гость-молодец скитается один, Есть ли у тебя сердечко для меня?.. Засмеялась, покраснела, Румянцем залилось лицо. Из-под бровей украдкой глядя, Она следила за мной тайком... Красавица из красавиц, В руках её лукошко есть. - Что это? - спросил я у неё, - Это, - сказала, - горных ягод горсть. Лето прошло, осень настала, Свадьбу сыграли мы с ней. Теперь вдвоём мы приходим Горную ягоду искать вновь. Ягоды уродились славно, Алыми гроздьями полны. Тот молодец, кто ягоду нашёл, Будет счастлив до конца своих дней! Красавица из красавиц, В руках её лукошко есть. - Что это? - спросил я у неё, - Это, - сказала, - горных ягод горсть.