Күбәләк (беренче вариант)

Бабочка (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Болында уйнап йөрдем, Матур күбәләк күрдем. Йөгереп янына килдем, Әйдә, уйныйбыз, дидем. Күбәләккәй куанды, Яныма килеп кунды Канатларын җилпи-җилпи, Әй уйнарга тотынды. Кинәттән ул юк булды Чәчәкләр арасында. Чәчәкләрне коча-коча Карадым барысында. Ул оча, мин йөгерәм, Мин йөгерәм, ул оча, Алтын канатларын белән Гөлләрне коча-коча. Тапкач, янына килсәм, Бер сыйпап карыйм дисәм, Күбәләккәй кызык итте: Биеккә очты китте. Ул оча, мин йөгерәм, Мин йөгерәм, ул оча, Алтын канатларын белән Гөлләрне коча-коча.

Русский перевод

Я на лугу играла, Бабочку увидала. К ней подбежала я: «Давай играться!» - сказала. Бабочка обрадовалась, Ко мне на ладонь опустилась, Крыльями машет-махнет - В пляс озорно пустилась. Вдруг исчезла она Среди цветущих лугов. Я, обнимая цветы, Искала во всех кругом. Она летит - я бегу, Я бегу - она летит, Золотыми крылами Цветы обнимает, кружит. Нашла - подойду поближе, Хочу погладить слегка - Бабочка пошутила: Взмыла высоко в облака. Она летит - я бегу, Я бегу - она летит, Золотыми крылами Цветы обнимает, кружит.