Оригинальный текст
Инде август. Тагын август.
Җәй җиткән ахыр чиккә.
Инде тагын кояш нуры
Яфракка тамып кипкән.
Инде тагын күзгә тула
Купшы, көр, шат чуарлык,
Ә күңелдә төссез уйлар -
Тик теш кысып чыгарлык.
Дөньяда да, күңелдә дә
Борчылу катыш каушау ...
Бармаклар да ак чәчләрне
Табалар хәтта капшап.
Китәргә җыенган кошлар
Йөрәккә килеп куна...
Әле август, Бары август,
Нибары август кына.
Русский перевод
Уже август. Снова август.
Лето дошло до предела.
Снова лучи солнца
На листьях каплей высохли.
Снова взгляд пестрит
Нарядной, яркой, радостной пестротой,
А в душе - бесцветные мысли,
Лишь сжав зубы вынести можно.
В мире и в душе -
Тревожная сумятица...
И пальцы находят
Седые пряди наощупь.
Птицы, что к отлету готовы,
На сердце слетают, садятся...
Еще август, всего лишь август,
Ничего - только август.