Җирдә бер кояш

На земле одно солнце

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Йөз куя дөнья Кояш нурына - Әйдәгез җырлыйк Кояш турында: Кояш - безнең йөздә, Кояш - безнең күздә, Кояш - безнең сүздә, дуслар! Һава сафлыгы Яшьләр кулында - Әйдәгез җырлыйк Һава турында. Һава шул ук миңа, Һава шул ук сиңа, Һава шул ук безгә, дуслар! Җир гүзәллеге Бердәм булуда. Әйдәгез җырлыйк Без Җир турында: Җирдә бер үк кояш, Җирдә бер үк һава, Җирдә бер үк яшьләр, дуслар! Хәзер тын калыйк Шушы урында - Тынлык сөйләсен Теләк турында: Синең теләк - дуслык, Минем теләк - дуслык, Безнең терәк - дуслык, яшьләр!

Русский перевод

Лик мира обращён К солнечным лучам - Давайте споём О солнце: Солнце - на наших лицах, Солнце - в наших глазах, Солнце - в наших словах, друзья! Чистота воздуха В руках молодых - Давайте споём О воздухе. Воздух тот же мне, Воздух тот же тебе, Воздух тот же нам, друзья! Красота земли В единении. Давайте споём О нашей Земле: На земле одно солнце, На земле один воздух, На земле одни молодые, друзья! Теперь замолчим В этом месте - Пусть тишина скажет О желании: Твое желание - дружба, Моё желание - дружба, Наша опора - дружба, молодые!