Оригинальный текст
Бер дәрестәй узып китте
Унбер ел вакыт.
Коридорны тәнәфестә
Үткәндәй чабып.
Ашыкканбыз булып чыкты
Без бер дә юкка.
Төбәлеп карап торабыз
Чиксез офыкка
Карандашым-китабым,
Узды-китте елларым.
Дәфтәрем һәм пеналым,
Сау булыгыз, дусларым.
Зур тормышларга старт бирә
Соңгы кыңгырау.
Төшкә генә керер инде
Дәресләр тозлау.
Тормыш формулаларын да
Сөендердек әйбәт.
Канат куйган укытучым,
Сезгә мең рәхмәт!
Карандашым-китабым,
Узды-китте елларым.
Дәфтәрем һәм пеналарым,
Сау булыгыз, дусларым.
Олы тормыш, зур калалар,
Шаулый тулай торак.
Хәрби хезмәт, бич-пакетлар,
Утырмабыз елап.
Зачеткалар, тәүге сөю,
Йокысыз таң аттыру.
Нинди һөнәр сайласак та,
Максатчан кеше булу.
Карандашым-китабым,
Узды-китте елларым.
Дәфтәрем һәм пеналым,
Сау булыгыз, дусларым.
Русский перевод
Пролетели, как один урок,
Одиннадцать наших лет.
По коридорам на переменах
Мы мчались, оставив след.
Так спешили - и оказалось,
Что спешили мы зря.
И теперь мы глядим, не мигая,
В бесконечные края.
Карандаш мой, книга моя,
Улетели мои года.
Мой тетрадный мир, мой пенал -
Прощайте, друзья, навсегда.
В большую жизнь дает нам старт
Последний звонок.
Лишь во сне теперь приснится
Уроков соленый толк.
И формулы жизни мы тоже
Осилили, как надо.
Учитель, давший крылья,
Тебе - тысяча благодарностей!
Карандаш мой, книга моя,
Улетели мои года.
Мои тетради и пеналы -
Прощайте, друзья, навсегда.
Большая жизнь, большие города,
Шумит общежитский дом.
Служба в армии, бич-пакеты -
Не будем плакать потом.
Зачетки, первая любовь,
Бессонные зори,
Какой бы путь ни выбрали -
Быть человеком с целью и волей.
Карандаш мой, книга моя,
Улетели мои года.
Мой тетрадный мир, мой пенал -
Прощайте, друзья, навсегда.