Балачагым (беренче вариант)

Мое детство (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ага чишмә җырлап, Белми талачагын... Чишмә җыры төсле Булсын балачагым. Әйдә, җырлыйк бергә, - Күңел моңга тулган. Һәммә кеше җирдә Элек бала булган. Беләм җанда мәңге Әни калачагын. Әти-әни белән Узсын балачагым. Әйдә, җырлыйк бергә, - Күңел моңга тулган. Һәммә кеше җирдә Элек бала булган. Янып яшим җирдә, Минем янар чагым. Кояш сыман көләч Булсын балачагым. Әйдә, җырлыйк бергә, - Күңел моңга тулган. Һәммә кеше җирдә Элек бала булган. Беләм бәхет эзләп Юллар салачагым... Ватан куенында Узсын балачагым. Әйдә, җырлыйк бергә, - Күңел моңга тулган. Һәммә кеше җирдә Элек бала булган.

Русский перевод

Льется родник, напевая, Не зная, где оборвется... Пусть, как песня родника, Станет мое детство. Давай споем мы вместе, - Душа полна напева. Каждый на этой земле Когда-то был ребенком. Знаю: в сердце навсегда Мама остается. С мамой и с отцом Пусть проходит детство. Давай споем мы вместе, - Душа полна напева. Каждый на этой земле Когда-то был ребенком. Горю жизнью на земле, Вот мой час горенья. Солнечным, лучистым Пусть будет мое детство. Давай споем мы вместе, - Душа полна напева. Каждый на этой земле Когда-то был ребенком. Знаю: в поисках счастья Проложу я дороги... В лоне Родины Пусть проходит детство. Давай споем мы вместе, - Душа полна напева. Каждый на этой земле Когда-то был ребенком.